Ярышлар 20-22 сентябрь көннәрендә «Акчарлак» бассейнында узачак.
20 сентябрьдә Казанда «Акчарлак» бассейнында йөзү буенча Татарстан Республикасы Ачык Чемпионаты башланды (бассейн 25 метр). Ярышларда Чаллы, Түбән Кама, Сарман, Арча, Кукмара, Баулы, Лаеш, Лениногорск, Минзәлә, Казан, Әлмәт, Бөгелмә, Буа, Байлар Сабасы һәм Бөгелмә шәһәрләреннән 300дән артык спортчы катнаша.
Алар арасында республиканың иң көчле спортчылары – Ирина Приходько, Никита Королев, Егор Куимов, Эдуард Вәлиәхмәтов һәм башкалар бар. Ярышларга 44 судья, ярышларның баш судьясы – Бөтенроссия категорияле судья Лев Алексеевич Камешков хезмәт күрсәтә.