Казан спортчысы брейк-данс буенча дөнья чемпионы булды

2018 елның 2 октябре, сишәмбе

Узган ялларда, 27-30 сентябрь көннәрендә Цюрихта (Швейцария) 1vs1 RED BULL BC ONE World final системасы буенча брейк-данс буенча 14 еллык дөнья чемпионаты узды.

Ярышлар нәтиҗәләре буенча Россиядән бердәнбер спортчы – Original People командасы вәкиле Павел Мухин (Казан) Best Powermove номинациясендә җиңү яулады.

18 яшендә Павел ике тапкыр Россия чемпионы була һәм брейк-данс буенча беренче Олимпия Уеннарында илебез данын яклый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International