15 октябрьдә ТР Спорт министрлыгының конференц-залында Татарстан Республикасы спортчыларын 2020 елда Токио шәһәрендә (Япония) узачак XXXII җәйге Олимпия уеннарында катнашырга әзерләү буенча киңәшмә узды.
Спортчыларны әзерләү программасы буенча фикер алышуларда Татарстан Республикасы спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгының КУЭҮ ДАУ директоры Михаил Смолкин, директор урынбасары, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгының КУЭ ДАУ җыелма командаларын әзерләү идарәсе башлыгы Артур Җәләлов, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгының ОВС башлыгы Елена Скокова, велоспорт буенча баш тренер Гомәр Нуруллин, велоспорт буенча тренер Татьяна Панина һәм башкалар катнашты.
Киңәшмәдә 2020 елгы XXXII Җәйге Олимпия уеннарында катнашу өчен кандидатлар тәкъдим ителде. 2018 елда спортчылар Илнур Закарин, Павел Кочетков, Ирек Ризаев һәм Анастасия Чулкованың чыгышлары турында хисап. Утырыш ахырында 2019 елга әзерлек планнары турында фикер алыштылар һәм 2020 елгы XXXII Җәйге Олимпия уеннарында катнашу өчен кандидат-спортчыларны медицина-биология белән тәэмин итү буенча отчет тыңладылар