Ольга Павлова Казан балаларын Бөтендөнья дзюдо көне белән котлады

2018 елның 29 октябре, дүшәмбе

«Балалар спорты» федераль проектының Татарстан командасы Казанның «Авангард» яшүсмерләр клубында тәрбияләнүчеләргә 100 комплект кимон бүләк итте. 26 октябрьдә Бөтендөнья дзюдо көне уңаеннан биредә иң кечкенә спортчылар өчен бәйрәм эстафеталары узды. Җиңүчеләр татлы бүләкләр алдылар, ә барлык яңа уенчылар да – Россия флагы рәвешендәге яңа кимонолар.

Балаларны бүләкләп, Дәүләт Думасы депутаты Ольга Павлова Россиядә дзюдо бик популяр көрәш булуын билгеләп үтте:

«Сезнең барыгызның да үрнәке бар – безнең лидерыбыз Владимир Путин, Ул сезнең кебек үк, мәктәп яшендә дзюдо спорт секциясенә килгән, тырышкан, кыенлыкларны җиңеп чыккан. Алга таба спорт аңа зур профессиональ һәм тормыш биеклекләренә ирешергә ярдәм итте», - диде Павлова.

Татарстанның танылган дзюдочысы, полиция хезмәткәрләре арасында дзюдо буенча дөнья чемпионы, самбо буенча дөнья чемпионы, полиция подполковнигы Наталья Моратшина-Ащеулова балаларга укуларында уңышлар һәм татамада җиңүләр теләде:

«Безнең республика дзюдочылары һәрвакыт үзләренең махсус техникасы һәм яхшы көрәш мәктәбе белән дан тотты. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм ТР дзюдо федерациясе җитәкчесе, РФ Тикшерү Комитетының ТР буенча Тикшерү комитеты рәисе Павел Николаев ярдәме белән безнең төбәктә дзюдо югары дәрәҗәдә үсә, яңа заллар ачыла, безнең җыелма команда яңа үрләр яулый», - дип ассызыклады спортчы кыз.

«Авангард» яшүсмерләр клубы яшүсмерләр клубларын һәм үзәкләрен яңарту буенча республика программасы ярдәмендә капиталь ремонтланды һәм ачылды. Әлеге программа кысаларында 2015-2018 елларда 25 клуб ремонтланган (тагын 6сы – муниципаль бюджет һәм шәхси-дәүләт партнерлыгы хисабына). Казан клубларында 14000гә якын бала шөгыльләнә, аларның яртысыннан артыгы (63%) спорт секцияләренә йөри.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International