Казан 2019 елда Яшүсмерләр арасында бадминтон буенча дөнья чемпионатын кабул итәчәк!

2018 елның 29 ноябре, пәнҗешәмбе

29 ноябрьдә турнирны үткәрүгә дәгъва кылучы буларак Казан шәһәренең финал презентациясе узды.

Утырыш кысаларында Халыкара бадминтон федерациясе (BWF) алдагы 5 елда әлеге спорт төрендә яшүсмерләр арасында дөнья чемпионатларын үткәрү урыны булачак илләрне һәм шәһәрләрне билгеләде. 2019 елда турнирны Татарстан башкаласы кабул итәчәк, алдагы елларда – Яңа Зеландия, Кытай, Испания һәм АКШ.

Казан заявкасын Татарстан спорт министры Владимир Леонов шәхсән үзе тәкъдим итте. BWF конференциясендә катнашучылар шәһәрнең спорт турнирларын оештыруда зур тәҗрибәсе, шулай ук республиканың әлеге спорт төре белән кызыксынуын игътибарга алдылар.

«Безнең өчен бу зур казаныш, чөнки спортның бу төре бөтен илдә, аерым алганда, Татарстан Республикасында динамик рәвештә үсә. Казанда әле күптән түгел генә уникаль Бадминтон үзәге төзелде, ил җыелма командасы составында халыкара турнирларда Татарстан вәкилләре даими рәвештә уңышлы чыгыш ясый. Безнең спортчыларыбызның уңышлары һәм спортның бу төренең үсеш динамикасы сизелмичә дә калмады-бу турнирны алуыбызга барысы да кузгалды.

Хәзер турнирның форматын һәм срокларын тикшерү бара. Халыкара бадминтон федерациясенең безнең шәһәргә ышануы безнең республикага тагын бер тапкыр әлеге ярышларны уздыру хокукын ышанып тапшыруы безнең илнең спорт башкаласы статусын раслады. Барлык бадминтон сөючеләрне котлыйсы һәм турнир спортчылар өчен генә түгел, тамашачылар өчен дә онытылмаслык булыр дигән ышаныч белдерәсе килә», - дип уртаклашты Владимир Леонов.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, элегрәк Казан үзендә бадминтон буенча 2014 елгы Европа чемпионатын, шулай ук ир-атлар һәм хатын-кызлар командалары арасында бадминтон буенча Европа чемпионатын һәм 2016 һәм 2018 елгы яшүсмерләр арасында бадминтон буенча Европа беренчелеген кабул иткән иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International