23 декабрьдә Казанда командалар арасында бадминтон буенча Татарстан Республикасы беренчелеге һәм Чемпионатына йомгак ясадылар. Беренчелектә 2004 елда туган һәм аннан да кечерәк спортчылар, 2003 елда туган һәм аннан да өлкәнрәк спортчылар катнаша.
Финал этабында һәр яшь төркемендә 18 команда – сайлап алу этабы җиңүчеләре катнашты, алар көз көне алты зона лигасында уздырылды. Үзәк, Идел Аръягы, Төньяк-Көнбатыш, Кама Аръягы, Көньяк-Көнчыгыш һәм башкала лигалары ярышларында барлыгы 700дән артык спортчы катнашты.
Финал турниры нәтиҗәләре буенча беренчелекне Алексеевск районы командасы яулады. Казан шәһәренең Идел буе районы вәкилләрендә көмеш медаль. Саба һәм Түбән Кама районнары бадминтончылары бронза медальләр яулады.
Казан шәһәренең Идел буе районы спортчылары чемпионатның алтын медальләрен яулады. Алексеевск районында «көмеш». Пьедесталның өченче баскычына Казан шәһәренең Яңа Савин һәм Совет районнары командалары күтәрелде.
Барлык җиңүче командалар да бадминтон белән шөгыльләнү өчен инвентарь комплекты белән бүләкләнде.