23 декабрьдә Әлмәттә физик культура көллиятенең спорт залында Әлмәт муниципаль районы һәм «Әлмәт шәһәре» муниципаль берәмлеге беренчелегенә Кыш бабай призларына спорт акробатикасы буенча ярышлар узды. Ярышларда Әлмәт һәм Бөгелмә шәһәрләреннән 184 спортчы катнашты.
Әлмәт данын спорт акробатикасы бүлегенең 111 укучысы яклады. Каты көрәш нәтиҗәсендә Әлмәт балалары ярышларда 36 беренче урын, 38 икенче урын һәм 8 өченче призлы урын алып, яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр.
Барлык балалар да спорт акробатикасы буенча тренерлар Семакин В. И., Семакина З. Э., Вилков А. П., Галиева Г. Р., хореограф Яббарова А. Ф. җитәкчелегендә урта мәктәптә шөгыльләнәләр.