Алабуга шәһәренең 1 нче балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе шәһәр балаларын традицион «Раштуа чаңгы ярышында» катнашырга чакыра. Чаңгы узышлары 2001-2008 елларда туган балалар арасында 6 гыйнварда 10: 00 сәгатьтә Танай урманы чаңгы трассасында узачак.