Әлмәттә «Татарстан чаңгы юлы – 2019» массакүләм чаңгы ярышлары узачак

2018 елның 27 декабре, пәнҗешәмбе

2019 елның 9 февралендә Әлмәттә «Татарстан чаңгы юлы – 2019» массакүләм чаңгы ярышы узачак. Ярышларны ачу тантанасы 10.00 сәгатьтә шәһәр ипподромында булачак.

Спорт чараларында предприятие, оешма һәм бюджет учреждениеләре хезмәткәрләре, урта махсус һәм югары уку йортлары укучылары, мәктәп укучылары катнашачак. Әлеге спорт бәйрәмендә теләге булган һәркем катнаша ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International