Кышкы спорт төрләрен үстерү һәм популярлаштыру, Әлмәт муниципаль районы халкын физик культура һәм спорт белән даими шөгыльләнүгә җәлеп итү максатларында шәһәрдә «Snow Fest – 2019» кышкы спорт төрләре фестивале узачак.
2019 елның 1 февралендә тау чаңгысы спорты һәм сноуборд буенча ярышлар «ЯН» тау чаңгысы комплексында узачак.
2019 елның 2-3 февралендә биатлон һәм чаңгы марафоны буенча ярышлар Әлмәт шәһәре ипподромында узачак.
Ярышларда Әлмәт муниципаль районының һәм Татарстан Республикасының иң көчле спортчылары катнашачак.