Менделеевск шәһәрендә мини-футбол буенча балалар турниры узды

2018 елның 28 декабре, җомга

28 декабрь көнне «Химиклар» спорт-сәламәтләндерү комплексында «Батыр» балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе беренчелегенә 2010-2011 елгы малайлар арасында мини-футбол буенча ярышлар узды.
Уеннар нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр ачыкланды: 
3 урын «Ураган» 
2 урын «Зенит»  
1 урын «Ювентус» 
Иң яхшы уенчылар дип табылды:
- һөҗүмче-Роман Колпаков
- сакчы-Тихонов Владислав 
- капкачы-Чернов Станислав 
- уенчы-Низаметдинов Рамир 
Иң актив җанатарларга-бабайларга да рәхмәт белдерделәр.
Җиңүчеләргә кубоклар, грамоталар һәм Яңа ел бүләкләре тапшырылды. Балалар өчен чәй өстәле оештырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International