Тукай районында Көрәш буенча Яңа Ел турниры узды

2018 елның 28 декабре, җомга

28 декабрь көнне Тукай муниципаль районының Комсомолец урта мәктәбе спорт залында 2005-2008 һәм 2009-2010 елларда туган егетләр арасында Кыш Бабай призына көрәш буенча Яңа Ел турниры узды. Ярышлар, гадәттәгечә, ел саен, «Феникс» ҖЧҖ финанс ярдәме белән уздырыла.

Көрәш буенча беренчелектә балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбенең 45 көрәшчесе катнашты.  Көрәш сөючеләрне яшь көрәшчеләр арасында мавыктыргыч көрәш көтә иде. Ярыш нәтиҗәләре буенча һәр авырлык категориясендә 1,2, 3 урын алган көрәшчеләр медальләр, грамоталар белән бүләкләнде. Ярышларда җиңүчеләргә һәм призерларга Кыш Бабай татлы Яңа ел бүләкләре тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International