Тукай районында йөзү буенча ярышлар узды

2019 елның 1 гыйнвары, сишәмбе

Спорт һәм сәламәтлек декадасы кысаларында «Акчарлак» бассейнында Тукай муниципаль районы балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр арасында «Кыш бабай призларына» йөзү буенча ярышлар узды.

Яңа ел ярышларында 85 бала катнашты, алар 25 һәм 50 метрга ирекле стиль белән һәм аркада йөзүдә көч сынашты.

Яңа ел котлауларын һәм бүләкләрне ярыш тәмамланганнан соң Кыш Бабай һәм Кар кызы тапшырдылар. Җиңүчеләр һәм призерлар дипломнар белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International