Актанышта авыл җирлекләре хезмәткәрләре арасында ярышлар узды

2019 елның 3 гыйнвары, пәнҗешәмбе

3 гыйнвар көнне спорт һәм сәламәтлек декадасы кысаларында Актаныш районы авыл җирлекләре хезмәткәрләре «Бүләк» чаңгы трассасына җыелдылар.

Спорт сөючеләрне яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Айдар Иманаев сәламләде.

Районның авыл җирлекләре арасында спорт ярышлары Чаңгы ярышлары, өстәл теннисы, бадминтон һәм йөзү кебек спорт төрләрендә узды. Җиңүчеләр һәм призерлар грамота һәм медальләр белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International