Зәй районында «Әти, әни, мин – спорт гаиләсе» дигән күңелле стартлар узды

2019 елның 3 гыйнвары, пәнҗешәмбе

3 гыйнвар көнне Р. Ш. Фәрдиев исемендәге паркта спорт һәм сәламәтлек декадасы кысаларында «Әти, әни, мин - спорт гаиләсе» дигән күңелле стартлар узды.

Әлеге чарада 10 гаилә катнашты. Катнашучылар «Зәй» балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбенең тренер-укытучысы Галимова Р. Х. җитәкчелегендә Күңелле спорт уеннары уйнадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International