2 гыйнвар көнне спорт һәм сәламәтлек декадасы кысаларында Актаныш районы хакимияте хезмәткәрләре арасында ярышлар узды.
Спорт сөючеләрне яңа ел бәйрәмнәре, традицион Сәламәтлек көне белән район башлыгы Энгель Фәттахов һәм район Советы Аппараты җитәкчесе Альберт Тимиров җылы котладылар.
Район хакимияте бүлекләре һәм хезмәтләре хезмәткәрләре арасында спорт ярышлары Чаңгы ярышлары, өстәл теннисы, бадминтон һәм йөзү кебек спорт төрләрендә узды.
Ир-атлар арасында җиңүче титулына район башлыгы Энгель Фәттаховка лаек булды, хатын-кызлар арасында иң көчлесе-милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Наира Баһаветдинова. Җиңүчеләр һәм призерлар грамота һәм медальләр белән бүләкләнде.