2 гыйнвар көнне Актаныш муниципаль районында спорт һәм сәламәтлек декадасы кысаларында шахмат буенча турнир узды.
Ярышлар балалар иҗат үзәгендә узды.
Кыш Бабай призына үткәрелгән ярышларда мәктәп укучылары-65 яшь шахматчы катнашты. Уеннар Швейцария системасы буенча - 7 тур, бер уенчыга 10 минут вакыт контрольдә тотыла.
Турнирда призлы урыннарны алган барлык катнашучылар да акчалата бүләкләр алдылар.