4 гыйнвар көнне традиция буенча Актаныш муниципаль районында Кыш Бабай бүләгенә барлык теләүчеләр арасында өстәл теннисы буенча турнир узды.
Ярышлар универсаль спорт залында узды. Барлыгы 4 яшь категориясендә 47 катнашучы катнашты.
Турнирда призлы урыннарны алган барлык катнашучылар да Кыш Бабайдан бүләкләр алдылар.