Апас районында йөзү буенча ярышлар узды

2019 елның 4 гыйнвары, җомга

4 гыйнварда «Дельфин» йөзү бассейнында Татарстан Республикасы Апас муниципаль районы Башлыгы Кубогына балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе укучылары арасында йөзү буенча ярышлар узды. 
Ярышларны ачу тантанасында катнашучыларны Татарстан Республикасы Апас муниципаль районы башлыгы Заһидуллин Р. Н. сәламләде, Башкарма комитетның яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге башлыгы Хәбибуллин Р. Р. , шулай ук «ДЮСШ» балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры Шиахметов Р. Р.
Ярышларда 50 кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International