3 гыйнвар көнне «Алтын алка» Боз сараенда Яшьләр командалары арасында хоккей буенча Яңа Ел турниры узды.
Ярышларны ачу тантанасында катнашучыларны Татарстан Республикасы Апас муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең милли-мәдәни мәсьәләләр буенча урынбасары Мингазиев Рөстәм Хасип улы, Яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Хәбибуллин Рафис Рәис улы сәламләделәр.
Анда «Т-34», «Red-bull» һәм «Комета»командалары катнашты.
Алу:
1 урын - «Red-bull»
2 урын – «Т-34»
3 урын – «Комета»