укай районында бадминтон буенча гаилә турниры узды

2019 елның 3 гыйнвары, пәнҗешәмбе

3 гыйнварда Тукай районы һәм Чаллы командалары кубок өчен көрәште. 

Сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру һәм гаилә кыйммәтләрен пропагандалау, бадминтонны популярлаштыру максатыннан районда гаилә командалары арасында бадминтон буенча традицион ачык турнир узды. 

Турнирның уникальлеге шунда ки, кортларда Тукай районы һәм Яр Чаллы шәһәренең гаилә командалары очрашты, анда катнашучылар теләге буенча төзелгән, аларның спорт разряды, әзерлек дәрәҗәсе, яше булуга карамастан. Ярышларда катнашучыларның барысы да уңышка һәм җиңүгә дәгъва итте.
Җиңүчеләргә грамота, медальләр һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International