5 гыйнвар көнне Зәй шәһәренең Р. Ш. Фәрдиев исемендәге паркта спорт һәм сәламәтлек декадасы кысаларында «Кышкы уеннар»спорт-массакүләм чарасы узды. Чара программасында чаналарда һәм бозда шуу, спорт эстафеталары, туплы хоккей буенча турнир булды. Чарада 50 дән артык кеше катнашты.