Зәй районында спорт һәм сәламәтлек декадасы дәвам итә

2019 елның 5 гыйнвары, шимбә

5 гыйнвар көнне 7 нче номерлы гомуми белем бирү мәктәбенең спорт залында һәвәскәр яшүсмерләр командалары арасында стритбол буенча турнир узды. Турнирда 7 команда катнашты. 1 урын - «Чокеры» командасы, 2 урын - «Дружба» командасы, 3 урын - «балыкчылар»командасы. Җиңүчеләр һәм призерлар Зәй муниципаль районының физик культура, спорт һәм туризм идарәсе грамоталары һәм медальләре белән бүләкләнделәр.  Шулай ук 3әр очко аерып алу буенча җиңүче билгеләнде, ул Лугинин Владимир булды.

Шул ук көнне спорт-сәламәтләндерү комплексының спорт залында Хатын-кызлар һәвәскәр командалары арасында волейбол буенча турнир узды. Анда «Темп», «Импульс», «Барс» командалары катнашты. Уеннар әйләнеш системасы буенча узды. «Импульс» командасы җиңүче булды, икенче урынны «мәгариф идарәсе» командасы алды, өченче урынны «Барс» командасы алды. Җиңүчеләр һәм призерлар Зәй муниципаль районының физик культура, спорт һәм туризм идарәсе грамоталары һәм медальләре белән бүләкләнделәр.

Шулай ук «Яшьлек» боз сараенда 2003-2004 елгы балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр һәм ата-аналар арасында хоккей буенча иптәшләрчә очрашу узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International