5 гыйнварда Әлмәттә «Нефтьче» мәдәният сарае мәйданында «Айсберг» һәм «Өченче яшь» клублары арасында «Күңелле стартлар» узды. Чарада 65 кеше катнашты.
Ярышлар 10 этаптан торды. Ике команда да үзләренең җитезлеген, тизлеген, зирәклеген һәм җиңүгә омтылышын күрсәттеләр. Нәтиҗәдә дуслык җиңде. Һәр клуб тренировкалар өчен спорт инвентаре алды.