5 гыйнвар көнне Яр Чаллы шәһәрендә шашка һәм шахмат буенча Тукай муниципаль районы чемпионаты һәм Беренчелеге узды. Ярышларга районның 17 гомуми белем бирү мәктәбеннән һәм 16 авыл җирлегеннән 160тан артык катнашучы килде.
Ярышлар түбәндәге категорияләрдә барды: егетләр һәм кызлар, хатын-кызлар һәм ир-атлар арасында, өлкән яшьтәге кешеләр һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр арасында.
Ярыш нәтиҗәләре буенча гомуми белем бирү мәктәпләре арасында 1 урынны Мусабай-Завод мәктәбе командасы алды. Икенче урында – Кече Шилнә мәктәбе, өченче урында – Борды мәктәбе. Авыл җирлекләре арасында – беренче урында Кече Шилнә, икенче һәм өченче урыннарны Мусабай-Завод һәм Иске Абдул авыл җирлекләре бүлеште.