3 гыйнварда Чүпрәле муниципаль районының «Акчарлак» йөзү бассейнында спорт һәм сәламәтлек декадасы кысаларында Кыш Бабай призына йөзү буенча ел саен үткәрелә торган ярышлар узды.
Ярышларда районның мәгариф учреждениеләре укучылары һәм өлкән халык катнашты. Ярыш нәтиҗәләре буенча турнирның иң яхшы спортчылары ачыкланды. Барлык җиңүчеләргә һәм призерларга Чүпрәле муниципаль районы башлыгының медальләре, грамоталары һәм йөзү федерациясе филиалы рәисе Ранис Йосыповның Яңа ел бүләге тапшырылды.