Чүпрәле районында өстәл теннисы буенча ярышлар узды

2019 елның 6 гыйнвары, якшәмбе

4 гыйнвар көнне Алешкин-Саплык урта мәктәбе спорт залында спорт һәм сәламәтлек декадасы кысаларында Кыш Бабай призына өстәл теннисы буенча ярышлар узды.

8 сыйныфка кадәр кызлар арасында Эльвина Исмәгыйлевага тиңнәр булмады. Ә 9-11 сыйныфлар арасында 1-3 урыннарны Анастасия Михайлова, Әлфия Миначева һәм Екатерина Михайлова яуладылар.

8 сыйныфка кадәр егетләр арасында Илнур Шәйхаттаров, Игорь Афанасьев һәм Данил Чернов иң яхшылар булдылар. 9-11 сыйныфлар арасында Алексей Усмендеевка, Валерий Васильевка һәм Игорь Тарасовка тиңнәр булмады.

18-40 яшьлекләр арасында Инна Журавлева (1 урын), Кристина Батырева (2 урын) һәм Диана Тимошкина (3 урын) җиңүчеләр һәм призерлар булдылар. Ир – атлар арасында беренче урынны Руслан Вилданов алды, Андрей Батанов-икенче, Динар Җаббаров өченче булды.

40 яшьлек һәм аннан өлкәнрәк хатын-кызлар арасында Татьяна Кудрявцева җиңүче булды. Светлана Саймон һәм Надежда Журавлева призерлар булдылар. Ир-атлар арасында беренче урынны Вячеслав Антонов яулады. Владимир Мискин һәм Илфак Сәлахов көмеш һәм бронза бүләкләрне бүлештеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International