Раштуа бәйрәменә Болгар шәһәрендә чаңгы ярышлары буенча район ярышларында катнашу өчен 2008 елда туган һәм аннан өлкәнрәк чаңгычылар җыелды. Трассалар Рабига күле тирә-якларында узды.
Ярышларда катнашучыларга яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге начальнигы Әхмәт Вәлиәхмәтов һәм ярышларның баш судьясы Сергей Власов мөрәҗәгать итте. Бу көнне чаңгы юлына 50дән артык кеше чыкты, алар үзләренең яшь категорияләре һәм 1, 2, 3 һәм 5 км дистанцияләренә бүленде.
Җиңүчеләргә грамоталар, медальләр һәм татлы бүләкләр тапшырылды.