Ярышлар йөзү, акробатика һәм бадминтон кебек спорт төрләрендә узды.
7 гыйнвар көнне Актаныш муниципаль районында спорт һәм сәламәтлек декадасы кысаларында мәктәп укучылары арасында Кыш Бабай призларына йөзү, акробатика һәм бадминтон буенча ярышлар узды.
Йөзү буенча ярышлар «Дулкын» йөзү бассейнында узды. Барлыгы 50 дән артык кеше катнашты.
Акробатика буенча ярышлар «Иман» спорткомплексында узды. Барлыгы 4 яшь категориясендә 40ка якын кеше катнашты.
Универсаль спорт залында бадминтон буенча ярышлар. Барлыгы 50 дән артык кеше катнашты.
Барлык ярышларда җиңүчеләр һәм призерлар истәлекле призлар белән бүләкләнде.