7 гыйнвар көнне Саба муниципаль районының Килдебәк авылында Мини-футбол буенча районара Яңа Ел турниры булып узды.
Спорт һәм сәламәтлек декадасы кысаларында ярышлар ир - атлар командалары арасында узды. Турнирда 4 команда катнашты: «Башкарма комитет», «Саба», «Шәмәрдән», «Кукмара».
Ярыш нәтиҗәләре:
1 урын – «Башкарма комитет»;
2 урын – «Саба»;
3 урын – «Шәмәрдән»;
4 урын – «Кукмара».