Спорт һәм сәламәтлек декадасы кысаларында 8 гыйнвар көнне Яңа поселогында Тукай муниципаль районы балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе хезмәткәрләренең чаңгы ярышлары буенча спартакиадасы узды. Ярышта 42 кеше катнашты. Трассаның катлаулы булуына һәм һава торышы шартларына карамастан, безнең йөгерешчеләр үз дистанцияләрен уздылар.
Җиңүчеләр һәм призерлар дипломнар, медальләр белән бүләкләнде.