12 гыйнварда «Апас» универсаль спорт залында район башлыгы Рәшит Заһидуллин Кубогына 2001 елгы һәм аннан яшьрәк егетләр арасында көрәш буенча 12 авырлык категориясендә ярышлар узды.
Ярышларда Казаннан (Авиатөзелеш районы, Яңа Савин районы), Апас, Яшел Үзән, Кайбыч, Кама Тамагы, Буа, шулай ук Чүпрәле районыннан 153 спортчы катнашты.
Батырлар үз авырлык категорияләрендә тәкә алды. Барлык җиңүчеләр медальләр, грамоталар белән бүләкләнделәр һәм акчалата бүләкләр алдылар.