5 гыйнвар көнне «Олимп» спорт комплексында Ютазы районы Башлыгы призына 2003-2004 елларда туган егетләр арасында грек-рим көрәше буенча Татарстан Беренчелеге булып узды.
Татарстанның унике районыннан килгән спортчыларны һәм тренерларны район башлыгы урынбасары Гүзәлия Фәхертдинова сәламләде. Ул көрәшчеләргә матур җиңүләр, судьяларга гадел карарлар теләде. Келәмгә 130 спортчы чыкты.