Теләчедә чаңгы ярышлары узды

2019 елның 13 гыйнвары, якшәмбе

12 гыйнвар көнне Теләче чаңгы базасында Теләче муниципаль районы оешма-предприятиеләре, учреждениеләре һәм авыл җирлекләре командалары арасында чаңгы ярышлары булып узды. Катнашучыларның гомуми саны 172 кеше, 32 команда.

Чаңгы ярышында 10 кеше катнашты:

2004-2005 елгы һәм 2001-2003 елгы егетләр.

2004-2005 елгы һәм 2001-2003 елгы кызлар:

Ир - атлар-18 яшьтән 35 яшькә кадәр; 36-50 яшь; 51 яшьтән өлкәнрәк

Хатын-кызлар 18 яшьтән 35 яшькә кадәр; 36-50 яшь; 51 яшьтән өлкәнрәк.

Ярышларда район башлыгы Илдус Зарипов һәм ЛДПР сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге координаторы Марсель Габдрахманов катнашты.

Җиңүчеләр һәм призерлар грамота һәм истәлекле статуэткалар белән бүләкләнделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International