В Декаде спорта и здоровья приняли участие более 40000 жителей республики

2019 елның 15 гыйнвары, сишәмбе

1-10 гыйнварда Татарстан Республикасында Спорт һәм сәламәтлек декадасы узды, аның кысаларында бәйрәм көннәрендә 350дән артык спорт һәм физкультура-массакүләм чаралар уздырылды. Ункөнлек вакыйгаларында республиканың 40 меңнән артык кешесе катнашты.

Спорт чараларының төп бурычлары булып сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, гражданнарның күпчелеген саф һавада актив ял итүгә җәлеп итү, тормыш сыйфатын яхшырту өчен барлык яшь категорияләренең эчтәлекле ялын оештыру торды.

Татарстан Республикасының барлык районнарында да хоккей һәм чаңгы узышлары кебек киң таралган кышкы спорт төрләреннән тыш, башка физкультура-массакүләм һәм мәдәни чаралар да үткәрелде. Татарстанлылар өчен бадминтон, волейбол, стритбол, мини-футбол буенча ярышлар, күңелле стартлар һәм тимераякта массакүләм шуу үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International