1 февральдән 3 февральгә кадәр Әлмәттә Timerman командасы тарафыннан кышкы спорт төрләре буенча «Snow Fest 2019»фестивале узачак. Ярышлар «Ян» спорт-сәламәтләндерү комплекслары территориясендә, ә 2 һәм 3 февральдә «Снежинка» спорт - сәламәтләндерү комплекслары территориясендә узачак.
Фестивальнең беренче көне сноубордта таудан һәм тау чаңгыларында тиз йөрешле шуудан башланачак, ә аннан соң катнашучылар үзләрен чаңгы ярышларында сынап караячак. Бу спорт төре тау чаңгысы һәм чаңгы төре белән үрелеп бара. Ски-альпинизм тауларда камауслы чаңгыда күтәрелеп маршрутны узуны күздә тота.
Икенче февраль көнне биатлон көне булачак. «Күпләр биатлон кыйммәтле һөнәри кирәк-яраклар таләп итә, димәк, акча да таләп итә дип уйлый. Тик һәвәскәр биатлон үзенчәлекле оештырылган: ярышларда һәм тренировкаларда сезгә винтовкалар тәкъдим итәләр. Корал ату урыннарында тора — катнашучыга инвентарь эзләргә һәм сатып алырга кирәкми», - дип уртаклаша Timerman спорт чаралары сериясе директоры Вадим Янгиров.
Өченче февраль-классик чаңгы көне, ул традиция буенча балалар узышы ачачак. Спортның бу төрен яратучылар һәм профессионаллар өчен әзерлекнең төрле дәрәҗәләренә дистанцияләр әзерләнде: 50 км чаңгы марафоны һәм 30 км, 15 км, 5 км һәм 2 км. спутник-дистанциядә.
Ярышларның җентекле схемалары чараның сайтында күрсәтелгән timerman.org. Чара Россия Федерациясе Президенты грантларының фонды тарафыннан граждан җәмгыятен үстерүгә бирелгән грантын кулланып оештырылды.