Казанда грек-рим көрәше буенча егетләр арасында республика ярышлары узачак

2019 елның 25 гыйнвары, җомга

26 гыйнварда Казанда «Ак Барс» Көрәш сарае келәмендә 14 яшькә кадәрге егетләр арасында грек-рим көрәше буенча СССРның халыкара класслы спорт мастеры Наил Измайлов, Герман Новиков һәм Илдус Мөхәрләмов истәлегенә багышланган ачык республика ярышлары узачак.

Казан әлеге ярышларны дүртенче тапкыр кабул итәчәк. Турнирда Татарстан, Удмуртия, Киров, Төмән һәм Оренбург өлкәләреннән 200гә якын яшь көрәшче катнашыр дип көтелә.

Ярышлар 10: 00 сәгатьтә башлана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International