Бөгелмәдә Фәнис Кәримов истәлегенә чаңгы ярышлары узды

2019 елның 4 феврале, дүшәмбе

2 һәм 3 февральдә Бөгелмәдә «Чаңгы базасы» спорт-сәламәтләндерү комплексында Бөгелмә электр челтәрләре инициативасы һәм ярдәме белән, республикабызның иң көчле яшүсмерләр җыелма командаларын җыйган Фәнис Әсгат улы Кәримов истәлегенә багышланган шәһәр һәм авыл районнары арасында чаңгы ярышлары узды. 2 көн эчендә ярышларда 300 гә якын чаңгычы катнашты.

9 февральдә бөгелмәлеләрне бөтен ил белән бергә «Россия чаңгы юлы – 2019»россиякүләм ачык чаңгы узышын бәйрәм итү кысаларында чираттагы ачык спорт бәйрәме көтә. 9 февральдә «Чаңгы базасы» спорт - сәламәтләндерү комплексы территориясендә традицион республика массакүләм ярышлары узачак. Ярышлар 10.00 сәгатьтә башлана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International