Мамадышта чаңгы ярышлары буенча «Яшь Гвардия лидеры Кубогы» ярышлары узды

2019 елның 6 феврале, чәршәмбе

Ярышларда катнашучыларның барысы да шәһәр стадионында-ипподромга җыелды. Оешма хезмәткәрләренә саф һава суларга, чаңгыда шуарга, үзләренең физик формасын күрсәтергә һәм хезмәттәшләре белән рәсми булмаган шартларда аралашырга мөмкинлек бирелде.

Чаңгы ярышлары нәтиҗәләре буенча ир-атлар арасында төрле яшь категорияләрендә Нияз Хурамшин (Мамадыш шәһәренең 3 нче урта мәктәбе), Николай Бочков (Владимир төп гомуми белем бирү мәктәбе), Илдар Гаянов (Көмешкүл урта мәктәбе) җиңү яулады. Хатын-кызлар арасында төрле яшь категорияләрендә иң яхшылар дип Галина Чебышева (Түбән Сон урта мәктәбе), Гөлсәрия Мухеева (коррекция интернат-мәктәбе), Зөлфия Сәмигуллина (4нче мәктәп) танылды.

Мәгариф учреждениеләре җитәкчеләре дә бик яхшы спорт әзерлеген күрсәттеләр. Әлеге категориядә ир-атлар арасында финишка беренче булып Илшат Шәйдуллин килде.

Гомуми команда зачетында 1 урынны коррекция интернат-мәктәбе педагоглары командасы яулады, 2 урынны шәһәрнең 3нче мәктәбе педагоглары алды, 3 урынны Олы Шәехә мәктәбе укытучылары алды. Җиңүчеләр грамота, лидер кубоклары, медальләр, призлар белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International