Бөтен Россиядән килгән студентлар «Ялта Зәй» спорт әзерлеге үзәгендә чаңгы ярышларында көч сынашачак. Ярышлар 5-13 февральдә узачак. Зәй Россиянең 37 төбәгеннән 300гә якын катнашучы каршы алачак.
Чаңгы ярышларында катнашучыларны һәм тамашачыларны спортчыларның шәхси узышлары һәм эстафета көтә. 12 февральдә Р. Ш. Фәрдиев исемендәге паркта студентлар җыелма командасын Красноярскида узачак Бөтендөнья кышкы Универсиадага озату тантанасы узачак.