Чаллыда А. В. Тарасов исемендәге «Алтын алка» Клубы призына хоккей буенча шәһәр турнирын ябу тантанасы узды. Турнир уеннары 4 гыйнвардан «Яшүсмер» яшүсмерләр клубларының хоккей кортларында башланды. Аларда дүрт яшь төркемнәре буенча яшүсмерләр-яшьләр клубларының 35 хоккей командасы катнашты.
Уеннар нәтиҗәләре буенча призлы урыннар түбәндәгечә бүленде:1) кече төркем (2008-2009 ел): 1 урын - «Ак Аюлар» командасы; 2 урын - «Юность» командасы. 2) урта төркем (2006-2007 елгы): 1 урын - «Ак Аюлар» командасы; 2 урын - «Смена»командасы. 3) өлкән төркем (2004-2005 елгы): 1 урын - «Ак Аюлар» командасы; 2 урын - «Исток»командасы. 4) яшүсмерләр төркеме (2002-2003 еллар): 1 урын - «Ак Аюлар» командасы; 2 урын - «Огонек»командасы.
Турнирның абсолют җиңүчесе булып «Чайка» яшүсмерләр клубының «Ак Аюлар» командасы танылды. Командага турнирның абсолют җиңүчесе Кубогы тапшырылды. Турнирның гомуми зачетында 2 урын өчен Кубок «Юность» командасына тапшырылды. «Юность» командасына 2018 ел нәтиҗәләре буенча иң яхшы команда»кубогы тапшырылды.
Турнирның иң яхшы 20 уенчысы «Нефтехимик»хоккей клубыннан истәлекле сувенирлар белән билгеләп үтелде. «Ак аюлар» командасыннан хоккей кәшәкәләре җыелмасы «Исток», «Меридиан» һәм «Бригантина»командалары алды.