Красноярскида XXIX Бөтендөнья кышкы Универсиада тантаналы рәвештә ачылды

2019 елның 2 марты, шимбә

Студентлар уеннарын ачу тантанасы «Красноярск Платинум Арена»да узды.

Тантаналы тамаша һәм спортчылар парадыннан соң чарада катнашучыларга Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин мөрәҗәгать итте:

«Бүген Красноярскка, Бөек Себер Енисей елгасы ярларына Бөтендөнья студентлар спорты бәйрәме, яшьлек һәм дуслык, киеренке һәм гадел көрәш бәйрәме килде», - диде ул.

Дәүләт башлыгы ярышларга дөньяның дистәләгән иленнән меңләгән атлет килүен билгеләп үтте:

«Спортчылар үзләренең осталыкларын, көчен, тизлеген, чыдамлыгын һәм, әлбәттә, җиңүгә ихтыярын, көндәшкә карата ныклы характерны һәм хөрмәт күрсәтәчәкләр. Сезнең һәрберегезгә бу көннәр гомергә истә калыр, бары тик иң шатлыклы, яхшы тәэсирләр генә бүләк итәр һәм дөнья спорты тарихына һичшиксез якты сәхифә булып керер дип ышанам», - дип ассызыклады Владимир Путин.

Россия Президенты Россиядә узган зур спорт вакыйгаларын да искә төшерде: Казанда 2013 елгы Универсиада, Сочида Олимпия уеннары һәм футбол буенча дөнья чемпионаты.

«Россия кабул иткән һәм аларны лаеклы дәрәҗәдә генә түгел, ә югары дәрәҗәдә уздырган барлык эре спорт форумнары. Үз кунакларын без һәрвакыт ачык йөрәкле, традицион Россия кунакчыллыгы белән каршы алабыз. Һәм сезгә: спортчыларга, тренерлар штабларына һәм федерацияләргә – спорт идеалларына уртак тугры булу, аның иң яхшы традицияләренә иярергә әзер булуыгыз өчен чын күңелдән рәхмәт», - дип мөрәҗәгать итте ул катнашучыларга.

«Барыгызны да ярышлар башлану белән котлыйм һәм уңышлар, ышанычлы, матур, якты җиңүләр телим. XXIX Бөтендөнья кышкы Универсиаданы ачык дип игълан итәм!»- дип өстәде Владимир Путин.

XXIX кышкы студентлар Уеннары 2-12 мартта узачак. Тарихта беренче тапкыр кышкы Универсиада Россиядә узачак. Барлыгы 11 спорт төрендә 76 комплект медаль уйнатылачак. Беренчел ярышлар җомга көнне старт алды, беренче медальләр 3 мартта уйнатылачак.

Красноярскида Универсиадалар тарихында беренче тапкыр чаңгы һәм туплы хоккей буенча ярышлар тәкъдим ителәчәк. Моннан тыш, биатлон, тау чаңгысы спорты, керлинг, чаңгы ярышлары, сноуборд, фигуралы шуу, Фристайл, алкалы хоккей, шорт-трек буенча ярышлар да узачак.

Татарстан Республикасын Россия җыелма командасы составында чаңгы ярышларында, сноубордта, фигуралы шуу, алкалы хоккей һәм туплы хоккейда чыгыш ясаячак 25 спортчы тәкъдим итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International