2019 елгы кышкы Универсиадада туплы хоккей буенча Россия җыелма командасының дебюты Казахстан командасын җиңү белән билгеләп үтелде.
30нчы минутта боз хуҗалары биш тапкыр Казахстан җыелма командасы капкалары сеткасына тупны җибәрделәр инде. Россиялеләр алга таба да зур өстенлеккә ия булдылар. Йомгаклау исәбе– 9:1 (5:0). Россиялеләрнең зур җиңүе. Казахстан капкасына өч туп (пенальти белән икесе) Сергей Ган, Егор Дашков исәбендә ике туп кертте.
Исегезгә төшерәбез, бенди буенча Россия ир-атлар җыелма командасы составында «Динамо-Казан» ХК уенчысы Владислав Веселов чыгыш ясый. Владислав-Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясе студенты. Турнирда студентлар җыелма командасын «Динамо-Казан» ның баш тренеры Ильяс Хандаев җитәкли.