Туплы хоккей буенча Россия җыелма командасы 2019 елгы Универсиадада Норвегияне тар-мар итте

2019 елның 5 марты, сишәмбе

2019 елгы кышкы Универсиадада Красноярскида туплы хоккей буенча турнир дәвам итә. 4 мартта Россия җыелма командасы төркем этабы кысаларында Норвегия командасын ышанычлы рәвештә җиңде – 9: 1.

Исегезгә төшерәбез, 14 номер астында туплы хоккей буенча Россия ир-атлар җыелма командасы составында «Динамо-Казан» ярымсакчысы, 18 яшьлек Владислав Веселов чыгыш ясый. Җыелманы Казанның «Динамо» командасы остазы Ильяс Хандаев җитәкли.

Старт уенында Казакъстанга каршы (9:1) Владислав гол һәм тапшыру белән билгеләп үтелде. Норвегия Веселов белән матчны нәтиҗәле гамәлләрсез тәмамлады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International