2019 елгы кышкы Универсиадада Красноярскида туплы хоккей буенча турнир дәвам итә. 6 мартта Россия җыелма командасы төркем этабы кысаларында Финляндия командасын ышанычлы рәвештә җиңде – 8: 1. Ике тупны Семен Чупин, Владислав Кузнецов һәм Сергей Ган кертте.
Исегезгә төшерәбез, 14 номер астында туплы хоккей буенча Россия ир-атлар җыелма командасы составында «Динамо-Казан» ярымсакчысы, 18 яшьлек Владислав Веселов чыгыш ясый. Җыелманы Казанның «Динамо» командасы остазы Ильяс Хандаев җитәкли.