Рөстәм Миңнеханов сноубордистка Милена Быкованы Кышкы Универсиада-2019да алтын һәм көмеш медальләр яулавы белән тәбрикләде

2019 елның 7 марты, пәнҗешәмбе

Кичә Татарстан сноубордчысы Милена Быкова Красноярскидагы 2019 елгы кышкы Универсиадада Россия җыелма командасы копилкасына чираттагы алтын медаль китерде. Спортчы параллель слал дисциплинасында беренче булды. Моннан тыш, элегрәк Милена параллель гигант слалы дисциплинасында «көмеш» яулады.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Милена Быкова, «Россия җыелма командаларын спортта әзерләү үзәге» ФДБУ өлкән тренеры Дмитрий Салагаев һәм Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм  академиясе ректоры Йосыф Якубов адресына котлау телеграммасы юллады. 

«Кадерле Милена! Хөрмәтле Дмитрий Юрьевич, Йосыф Җиһанша улы!

Татарстан Республикасының бөтен спорт җәмәгатьчелеге сноубордистка Милена Быкованың Красноярскта узучы Бөтендөнья кышкы Универсиадасы-2019да параллель слаломда җиңүенә, аның параллель гигант слаломда көмеш медаль яулавына сөенә.  

Ышанам, бу бүләкләр – тренер Дмитрий Юрьевич Салагаевның күп еллык тырыш хезмәте нәтиҗәләре, шулар Миленага үз көндәшләрен узып китәргә һәм иң югары пьедесталда урын алырга ярдәм итте. Сезгә югары профессионализмыгыз һәм Россия спорты файдасына мөмкин кадәр тырышуыгыз өчен рәхмәт белдерәм. Шулай дәвам итегез! Без сезнең белән горурланабыз, езгә яңа казанышлар, барлык куйган максатларыгызга ирешүдә көч-куәт телибез.

Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International