Татарстан чаңгычысы Христина Мацокина һәм Александр Терентьев Россия җыелма командасы исәбенә Красноярсктагы КышкыУниверсиада-2019да катнаш команда спринтында алтын медаль китерделәр.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Христина Мацокина, Россия Чаңгы узышлары федерациясе президенты Елене Вяльбе, Татарстан Республикасы Чаңгы узышлары һәм биатлон федерациясе президенты Илшат Фәрдиев, Россия Чаңгы узышлары федерациясе президиумы әгъзасы, Татарстан Республикасы җыелма командаларының баш тренеры Эдуард Галиев һәм Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясе ректоры Йосыф Якубов адресына котлау телеграммасы җибәрде.
«Кадерле Христина һәм хөрмәтле Эдуард Шәйхенур улы! Хөрмәтле Елена Валерьевна, Илшат Шәех улы, Йосыф Җиһанша улы!
Сезне Красноярсктагы Кышкы Универсиадада катнаш команда спринтында классик стиль белән чаңгыда шуу буенча Россия спортчыларының соклангыч җиңүе белән котлыйм.
Ярышларда алтын һәм көмеш алу – тренерлар коллективының югары профессионализмына, чаңгы спорты федерациясенең уңышларына, яшьләребезнең зур талантына ышанычлы мисал. Без татарстанлыларга Россия алтынына үз өлешен керткән чаңгычы Христина Мацокинаның Татарстанда укуы һәм тренировкалар узуы аеруча зур шатлык. Ике көн элек ул индивидуаль чаңгы спринтында көмеш алса, бүген исә югары пьедесталга күтәрелде. Россия җыелма командасына яңа җиңүләр телим. Без сезгә ышанабыз, без сезнең белән горурланабыз!
Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов».