Ярышларда бөтен Россиядән 200ләп спортчы катнашыр дип көтелә.
Ярышлар ике этаптан тора. Башта барлык катнашучылар да квалификация стадиясен уза-100 м, шуннан соң төп ярышларга иң яхшы 30 спортчы чыга. Квалификация башлану вакыты – 17: 40
Финал өлеше 19: 00 сәгатьтә башлана һәм ясалма яктырту вакытында узачак. Катнашучылар, алдан бүленгән сетка буенча 6 кеше йөгерә, киләсе стадиягә турыдан-туры һәр узыштан 2 иң яхшы катнашучы уза һәм 2 катнашучы иң яхшы вакыт буенча барлык йөгерешләрдән килә.
Ярым финал узышы 6 кешедән тора, аның турыдан-туры беренче 2 спортчы һәм ике катнашучы иң яхшы вакыт буенча бара.
Алты катнашучыдан торган чираттагы йөгереш А һәм Б. беренче 2 спортчы финалга эләгә, ә анда ике җиңүгә кадәр көрәш алып барачак һәм абсолют зачетта 1 урын билгеләнәчәк. Финалда Б катнашучылар шулай ук 2 җиңүгә кадәр көрәшәчәк һәм өченче призлы урынга ия булучыларны билгеләячәк.