Владислав Артемьев шахмат буенча Европа чемпионы булды

2019 елның 30 марты, шимбә

Татарстан гроссмейстеры Владислав Артемьев Скопье шәһәрендә узган шахмат буенча Европа чемпионатында җиңде һәм дөнья Кубогына юллама алды.

11 тур партиясендә Артемьев кара фигуралар белән Максим Родштейн (Израиль) белән тигез исәпкә уйнады. Уен 46нчы минутта тәмамланды. Артемьев 8,5 очко җыйды. Швед Нильс Гранделиусның да шул ук хәл, Россия шахматчысы аны өстәмә күрсәткечләр буенча узып киткән.

Артемьев Ханты-Мансийскида 9 сентябрьдән 2 октябрьгә кадәр узачак дөнья Кубогына сайланды. Турнирга юлламаларны барысы Европа 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International