Карина Минникаева кадетлар арасында Европа кубогының көмеш призеры булды

2019 елның 1 апреле, дүшәмбе

Татарстан дзюдо мәктәбе вәкиле Карина Минникаева 30-31 мартта Тулада кадетлар арасында узган Европа кубогының көмеш призеры булды.

Татарстан спортчысы ярымфинал ярышларында тәҗрибәле Итальян кызы (Антониа Чиара Деспенза) һәм Россия кызы (Элеонора Шорманова) җиңде. Беренче урын өчен көрәштә генә Карина Минникаева Әрмәнстаннан Сусанна Степанянга оттырды һәм мактау пьедесталының икенче баскычына күтәрелде.

Кадетлар арасында Европа кубогын Россия, Әрмәнстан, Белоруссия, Германия, Грузия, Дания, Испания, Италия, Кыргызстан, Латвия, Молдавия, Португалия, Словакия, Таҗикстан, Төркия, Франция, Хорватия, Черногория, Чехия һәм Эстониядән 300дән артык спортчы җыйды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International